ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының ГТХМ урынбасары Олег Степущенко А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ – КАИ «Сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык» факультетның студентлары «112» кичектергесез чакырулар хезмәте эше белән таныштырды. Ул студентларга ««112» бердәм ашыгыч оператив хезмәтләрне тәэмин итү системасы», ««Имин шәһәр» агросәнәгать комплексы» темаларга лекция укыды.

Министр урынбасары сөйләгәнчә, ике шалтырату кабул итү үзәге: Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә бар. Кабул итү бөтен республика территориясендә кәрәзле абонент һәм стационар элемтә "Бер тәрәзә" тәүлек әйләнәсе принцибы буенча гамәлгә ашырыла.

Олег Степущенко зур спорт һәм иҗтимагый чаралар үткәргәндә, «112» номеры актив куллану турында аларга искәртте.

Министр урынбасары студентлар белән мөмкинлекләре һәм «112» системасының перспектив планнары үстерүнең турында уртаклашты.

 

2017 елның 6 декабрендә 18 сәгать 30 минутта Балтач районының Княбаш авылының Горная урамы 2нче йортта янгын турында бер шәһиттән хәбәр керде. Йорт хуҗасы бер үзе яшәгән. Күршеләр аны вакытында төтен баскан йортыннан, янгын сүндерүчеләр килгәнче чыгардылар.

 Янгын нәтиҗәсендә эчке диварлар торак йорт һәм мунча юк ителде. Янгын гомуми мәйданы 66 кв.м. тәшкил иткән. Һәлак булучылар юк. Зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәбе – техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Узган ял көннәре янгын сүндерү хезмәтенең хезмәткәрләре өчен “кызу” булып чыкты. Ике ял көне эчендә республикада 26 янгын булган. Шимбә көне 4 кешенең гомерен өзгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән. Бакча йортында – 1 янгын, торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International