ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ел саен көзге-кышкы чор җитү белән, республика территориясендә янгыннар саны 20% ка арта. Янгын фаҗигале нәтиҗәләрен булдырмас өчен надзор һәм профилактик хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә "Торак" операциясе кысаларында профилактик рейдлар һәм әңгәмәләр үткәрелә.

         Яр Чаллы надзор һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре әңгәмә үткәрделәр.Темалары: подъездлар якынча территориясендә, идән асты, торак йортлар эчтәлеге, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре электр, газ җиһазларын куллану, исерек килеш тәмәке тарту, балалар шуклыгы, шулай ук янгын куркынычсызлыгы чаралар турында белешмәләр таратылды.

         Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитетында Казан Вахитов районының янгын күзәтчелеге инспекторлары планлы тикшерү үткәрделәр.

         Объектта хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чараларын саклау турында инструктаж үткәрелде, шул исәптән ГТХМ хезмәткәре ут сүндергеч куллану кагыйдәләрен тыңлаучыларга өйрәтте.

         Торак йортларда янгыннар булмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә һәм истә тотарга кирәк.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 27 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International