ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген бөтен Россия буенча волонтер көне билгеләп үтелә.

        ГТХМда ирекләр бар. Бу төрле һөнәрләр һәм белгечлекләр, актив гражданнык позицияле кешеләр, үзенең буш вакытын ял итәргә түгел, ә кешеләргә, җәмгыяткә, иленә түләүсез ярдәм күрсәтергә әзер.

        Республика территориясендә 50 ирекле янгын сүндерүчеләр клубы оештырылган һәм эшли. Коткаручылар һәм волонтерлар саны гомуми 483 кеше. Бу көнне Татарстан волонтерлары гадәттәгечә профилактик сөйләшүләр һәм акцияләр белән билгеләп үттеләр.  

        Иреклеләр – ул актив ярдәмчеләр һәм фикердәшләр, янгынчыларга һәм коткаручыларга аларның эше кадерле һәм кирәк.

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, алар вакыйгаларсыз үтсен өчен, янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.

          Чаллы шәһәренең муниципаль берәмлегенең Үзәк районының Башкарма комитетында киңәшмә уздырылган. Темасы: «Яңа ел вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары үткәрү.» Киңәшмәдә 30 гомуми белем бирү учреждениясе вәкилләре, 49 мәктәпкәчә белем бирү вәкилләре һәм башкарма комитетының 2 вәкиле катнашкан.

         Киңәшмә барышында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, чыршы урнаштыру, пиротехника әйберләрен куллануны тыю турнда сөйләделәр.

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, башка биналарда – 1 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International