ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Раиф күлендә боз астына бер балыкчы баткан. 01.12.17 Яшел Үзән районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бу хәл турында хәбәр керде. Вакыйга урынына дежур караул, опергруппа һәм водолазлар җибәрелде. 02.12.17 16.00 сәгатьтә коткаручылар59 яшьлек балыкчының гәүдәсен таптылар һәм судан чыгарылар. Балыкчының һәлак булуының сәбәбе- юка боз өстендә балык тоту. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен, Яшел Үзән ГИМС хезмәткәрләре махсус рейдлар үткәрәләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада  17 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 9 янгын, гаражда – 2 янгын, мунчада – 3 янгын, башка объектларда – 3 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International