ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 10 ноябрендә Кама елгасында судно йөрү (навигация) хәле тукталачак.

Идел елгасында судно йөрү (навигация) хәле 20-24 ноябрь тирәсендә тукталачак.

Бу мәртәбә егермегә якын ГТХМ хезмәткәре кизү вакытында булмаганда шәһәрдә торучыланың яраткан ял итү урыны – “Прибрежный” паркын – тәртипкә салырга карар итте. Янгын сүндерүчеләр җиде капчык каты көнкүреш чүп һәм коры-сары җыеп чыгардылар. Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре ел саен “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясендә актив катнаша һәм “урманчыларга” урман паркы җирләрен чүптән чистартырга булыша.

Ике көн Татарстан башкаласында республика янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең бүлекчә командирлары ярыштылар. Яхшылардан иң яхшысын билгеләр өчен Казанга һөнәрнең 19 вәкиле килгән. Аларның тышкы кыяфәтен, профессиональ белемен бәяләгәннәр, аннары янгын сүндерүчләр 100 метрлык киртәле юлны һәм өйрәнү манарасының 4 нче катына штурм баскычы белән менүне бирделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында –1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Күпфатирлы йортларда – 2 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, шәхси йортларда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International