ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә Әгерҗе районының Исәнбай авылының урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Яр Чаллы отрыдының аерым постының эшчеләре Ачык ишекләр көнен оештырган. Балаларга аңлаешлы формада янгын сүндерү техникасы, хезмәте һәм янгын сүндерүчеләрнең көнкүреш тормышы турында, утны ничек кулланырга ярамый икәне турында һәм янгын килеп чыкса, нишләргә икәнне турында сөйләделәр. Алга таба балалар гаражга киттеләр. Алара анда янгын сүндерү техникасын һәм кирәк-яракларын карадылар.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 4. 3 кеше зыян күргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International