ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны гадәттәгечә Татарстан Республикасының диннәре белән үзара тәэсир итешә. Очрашулар, түгәрәк өстәлләр, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте һәм Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенең вәкилләре белән дәресләр үткәрелә. Шундый очрашуларның берсе 26 октябрьдә 15 нче отрядның идарәсендә үтте. Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ГТХМ офицерлары белән ислам нигезенә салынган бөтен кешелек өчен уртак хәзинәләре турында сөйләшеп алды. Аннан соң ул 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге буенча экскурсия белән йөреп чыкты.

Бу мәртәбә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә экскурсиягә 7 нче гимназиянең һәм 151 нче Казан мәктәбенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары килделәр. Балалар ГТХМ хезмәткәрләренә кунакка беренче тапкыр килделәр, шуңа күрә экскурсия вакытында бернәрсәне дә җибәрмәс һәм иң кызык мизгелләрне истә калдырыр өчен телефоннар белән коралландылар. Алар 7 нче отрядның ПСЧ-3 тә, Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булдылар һәм Казан эзләү-коткару отрядының иң яхшы кинологы Екатерина Маклакова белән очраштылар.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1, гаражлар – 1, башка объектлар – 2. 2 кеше үлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International