ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Кыргыз Республикасы ЭЭМ информацион технологияләрнең баш идарәсенең башлыгы Алмазбек Бообеков җитәкчелегендә Кыргыз Республикасы делегациясе килгән. Бер көн эчендә Урта Азия кунаклары Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның төрле хезмәтләренең тәҗрибәсен өйрәнгән. Делегация 112 хезмәтенең Чакыруларны эшкәртү үзәгендә, Казан башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсендә һәм Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булдылар.

Чара ГТХМ хезмәткәрләренең гражданнар оборонасының төп сораулары, гражданнар оборонасы буенча җитәкче документлар, норматив хокук актларның таләпләре өлкәсендә, гражданнар оборонасы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча белемнәрен тикшерү максаты белән үткәрелде. Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә республикада ГТХМ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә һәр көн башлангыч, урта һәм профессиональ белем йортларында Гражданнар оборонасы буенча белем көннәрен үткәрәләр. Моннан башка, гражданнар оборонасы буенча укулар, өйрәнүләр һәм практика дәресләре үтә.

Республиканың гадәттән тыш идарәчелегендә Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең 125 еллыгына багышланган “Янгын сүндерү хезмәте ветеранына хат” республика конкурсының җиңүчеләрен һәм приз алучыларын бүләкләделәр. Бөтен Татарстанның мәктәп-интернатларының, балалар йортларының йөзләп укучылары бу конкурста катнаштылар. Яшел Үзән районында берьюлы өч бала республика конкурсының финал этабының бүләкләренә лаек булган. Аларның берсе – Алексей Бачин, Норлат балалар йортының элекке укучысы – “Үз эшенең чыннан-чын остасына” номинациясендә приз алучы булган. Хәзер Алексей Казан төзелеш колледжының беренче курсында укый.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 18. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, бакча йортлары – 1.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International