ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Дүрт ачыклы коткаручылар белән танышкан, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күчмә идәрә итү пунктында утырып торган, республика гадәттән тыш хәлләр идарәчелегенең йөрәгендә үк – ЦУКС та булган һәм янгын сүндерү хезмәте серләрен белгәннәр. Шундый онытылмаслык хисләрне 102 нчее Казан гимназиясенең укучылары бер ярым сәгатьлек экскурсия вакытында кичергән. Аны Кризи хәлләрдә идарә итү үзәге Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә оештырган.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 24, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, бакча йортлары – 1, милекнең төрле формалары – 2. 2 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International