ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Елның салкын климат вакытында янгыннар килеп чыгу хәтәре байтак арта башлый. Аларның төп өлеше торак секторга туры килә. Янгыннарның иң еш сәбәпләре: электр җиһазларын дөрес кулланмау, ут белән саксыз эшләү, шулай да мич һәм газ җиһазын дөрес кулланмау. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү һәм кисәтү эшләре идарәсенең хезмәткәрләре ел саен торак секторда, энергетика һәм җылыту комплексының объектларында, белем бирү, сәламәтлек саклау, социаль һәм коммуналь өлкәләрнең объектларында кисәтү чараларын үткәрә, янгынга каршы пропаганданы, халыкны белдерү, җитештерүдә һәм өйдә иминлек чараларын үтәү буенча гражданнар белән адреслы эшләр башкара.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 10, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 2, милекнең төрлек формалары – 1. 1 кеше зыян күргән. 1 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International