ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Өлкән кешеләр көненә багышланган декада ахырына килеп җитә. Бу көннәрдә “алтын яшьтәге” кешеләр котлаулар кабул иткән, алар өчен бүләкләр белән концертлар, очрашулар һәм кичләр оештырылган. Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары да игътибарсыз калмаган. Ун көн буе федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 отряд хезмәткәрләре үзләренең йөзгә якын пенсионерларын әйләнеп чыккан. Хөрмәтле атказанган пенсионерларның берсе – Туманова Нина Алексеевна. ул Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтендә сигез ярым ел эшләгән. Пенсиядә булганда да ул тагын биш ел ирекле янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 20, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 5, транспорт чаралары – 1. Кызганычка каршы, 1 кеше үлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International