ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Үткән ял көнендә Җиңү паркында “Балалар – безнең киләчәгебез!” бәйрәме үтте. Аны “Уфанет” АҖ Казан филиалы оештырган. Русия гражданнар оборонасының 85 еллыгы алдыннан “Көч, батырлык, намус!” мәйданчыгында балаларны ГТХМ ның техникасы һәм хезмәткәрләре көткән. Барлык махсус техниканы күргәзмә үрнәкләрен кебек карап та, көчле автомобильләрнең эчендә утырып, үзләрен ярдәмгә ашыккан коткаручы булып хис итеп тә булды.

Гөмбә һәм җиләк сезоны башыннан халык урманга ашыга. Полициянең дә, янгын сүндерүчеләрнең дә, коткаручыларның да эше күбәеп китте. Тирә-якларны белмәгәнгә күрә урманда адашканнарны эзләргә ешрак чыгарга туры килә. Соңгы атна эчендә генә ашыгыч хезмәтләре 20 дән артык тапкыр урманда адашканнарның ярдәменә чыккан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International