ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балалар иминлеге айлыгы чикләрендә Казанның Совет районының 20 нче гимназиясенең беренче сыйныф укучылары Казан эзләү-коткару отрядында (Русия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отрядының филиалында) булганнар. Яшь кунаклар кинология хезмәтенең гамәлдәге иң мөһим шәхесләре – этләр – белән танышканнар. 2012 елның иң яхшы Русия ГТХМ кинологы Екатерина Маклакова балаларга этләрнең көнкүреш тормышын һәм тору урыннарын күрсәткән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан –3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International