ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Аларга чүп үләнен чабу буенча эшне оештырырга туры киләчәк. Яз вакытында андый үләннең табигый янгыннар таралу куркынычы бар. Шундый бурычны җирле администрацияләргә республика җитәкчелеге Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышында куйган. Утырыш бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә үтте.

Торак пунктларда табигый янгыннар килеп чыгуны һәм таралуны кисәтү максаты белән Кайбыч муниципаль районының администрациясе өй тирәсендә һәм башка территорияләрдә чүп үләнне чабу буенча эшне оештырган. Узган җәйнең уңайлы һава шартлары үләннең каты үсүенә булышкан һәм аның күбесе биеклеккә 2 һәм дә 3 метрга җитәләр. Моның бөтенесе киләсе елда язда коры-сарыга әвереләчәк. Ләкин моны, тапшырылган территорияләрдә тәртип салу буенча гади эшне оештырып башкаргач, кисәтергә була.

Белем көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядында үзенең хезмәткәрләренең 1 сентябрьдә мәктәпкә беренче тапкыр барачак балалары өчен бәйрәм оештырылган иде. Күргәзмә экскурсия белән балаларны Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоынынң музее буенча җитәкләделәр. Беренче сыйныф укучылары янгын сүндерүчеләрнең парталары алдында утыра, сулыш органнарын шәхси саклау чараларын киеп карый алганнар. Барлык балаларга беренче сыйныф укучысы җыентыгын, баллы бүләкләр, истәлекле сувенирлар, дәресләр тәртибен һәм янгын иминлеге истәлекләрен биргәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча 14 тапкыр, кыска ялганыштан –0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International