ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яңа Савин районының 177 нче лицеенда Белем көне алдыннан һәм Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы еллыгы чикләрендә дәрес үтте. Укучылар ролендә – Казан мәктәбенең укытучылары. Укучылар соңгы җәй кәннәрендә ял иткән арада укытучылар яңа уку елына каты әзерләнәләр. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм профилактика эше идарәсе ачык дәреснең инициаторы булган.

Актив фронталь бүленүләр үтүе сәбәпле 24 августта кич белән, төнлә һәм 25 августта көндез Татарстан Республикасында алдагылар көтелә: урыны белән яшенле яңгырлар, яңгырлар, кайбер районнарда көндез көчле яңгырлар, кыска вакытлы 15-20 м/с җил исүләр, көндез урыны белән 25 м/с кадәр шкваллар һәм боз явымы.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International