ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2017 ел
сишәмбе

Алабуга районында, Россия ГТХМ ГО системасы елы кысаларында, хайваннар яклау буенча ООО "Привольное" хуҗалыгы җирлегендә укулар үткәрелде.

         Әлеге күнегүләрнен максаты камилләштерү буенча практик күнекмәләр һәм башка хезмәтләр белән эшләү.

         ТР ГХТМ Идарәсе башлыгы, Алабуга районы буенча, Доронин Н.А. әзерлекне бәяләде. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнде, шуңа күрә, "яхшы" дигән бәя алды.

Татарстан Республикасында 7 ел дәвамында бер генә дә урман янгыны теркәлмәгән. Бу хакта мәгълүмат СМИ вәкилләре өчен булган брифингта, темасы : «Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елгы янгын куркынычсызлыгы чоры узу», журналистларга  җиткерелде.

Ел саен зур игътибар язгы-җәйге янгын куркынычы чорына әзерләнүгә бирелә, республиканың торак пунктларны, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларын, дача берләшмәләре, урман янгыннары булырга мөмкин урында, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча 3 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр.   Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International