ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2017 ел
шимбә

Шимбә көне су объектларда иминлек бүлегенең инспекторлары полиция вәкилләре, Казан эзләү-коткару отряды һәм ОСВОД, муниципаль район администрациясе вәкилләре белән рейд вакытында “кыргый” пляжларда ял итә торган казанлыларны моның турында кисәткәннәр. ГТХМ да муниципалитетлар штраф төрендә административ җәзаны салу турында нәтиҗәлерәк чаралар кабул итәргә тиеш дип уйлыйлар. Моның өчен мөмкинекләр бар, әмма муниципалитетлар административ җәзалар чараларын кабул итәргә ашыкмыйлар. Суда иминлек буенча эшне оештыруда ОСВОД бүлекләре зур ярдәм күрсәтә. Алар Татарстанның барлык районнар территориясендә эшли.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр.  Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International