ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

Йөзүне Татарстан башкаласына килүчеләр өчен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре, “Казаноргсинтез” бассейнының спорт йөзү мәктәбенең тренерлары, Казанның коткаручылары һәм ОСВОД вәкилләре оештырганнар. Квалификацияле титуллы тренерлар Татарстан Республикасының физик культураның атказанган эшчесе, уку-спорт эше буенча “Казаноргсинтез” йөзү бассейнының директоры урынбасары, йөзү буенча бөтенрусия категориясе хакиме Фәрид Галеев һәм Сербиядән туган иленә ял итәр өчен килгән йөзү тренеры Гүзәл Перович курсантларга йөзү төрләре техникасын яхшыртырга булышканнар.

Бүген төнге ике сәгать тирәсендә “01” хезмәт пультына Олы Карагука авылында янгын турында берьюлы ике хәбәр килгән. Элекке балалар бакчасының ташланган бинасы януы ачыкланган. Олы Карагука авылыннан 9 км арада урнашкан Олы Ключи авылының ирекле янгын сүндерүчеләре янгын урынына беренче булып килгән. Иреклеләрнең ярдәменә Раифа монастыренең аерым посты һәм Яшел Үзәннең 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү расчетлары ашыгып килгән. Янгынны тиз җиңделәр. Чамалана торган сәбәп – билгеле булмаган шәхес утны саксыз кулланган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең вәкилләре дегациясе Яшел Үзәнгә Горький ис. заводта А145Е проектының ике тиз йөри торган пассажир судноларының нигезен салу буенча чаралар чикләрендә килгән. Кунаклар 8 нче отрядның 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янында урнашкан Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының мөселман гыйбадәтханәсенә барганнар. Ул православие гыйбадәтханәсе белән бергә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонында 2011 елда ачылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 32 тапкыр, кыска ялганыштан –м4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.  Республикада  8  янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше һәлак булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International