ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт һәм күнегү манежында “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы янгын сүндерүчесе” һәм “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы каравыл башлыгы” республика смотр-конкурсларының берьюлы ике финалы үткән. Казанга республиканың барлык ФПС бүлекләреннән иң яхшы 20 янгын сүндерүче һәм 19 иң яхшы каравыл башлыгы килгән. ПСЧ-56 ОФПС-15 неке иң яхшы каравыл башлыгы Айдар Гареев булган. ПСЧ-4 ОФПС-7 неке Сидаил Мотыйгуллин иң яхшы янгын сүндерүче исемендә беренче урынны алган.

Казан эзләү-коткару отрядының коткаручылары үзләрендә базада яшь һөнәрләр өйрәнүчеләрен каршылаган. “Космостарлар” дәрәҗәсенә ирешкән иң актив балалар, “КидСпейс” гаилә күңел ачу үзәгенең еш килүчеләре кешеләрне коткарырга осталардан өйрәнә алган. Коткаручыларның кизү сменасы яшь кунакларны тулы составда каршылаган. Балалар коткаручының эш көннәре белән теориядә генә түгел, ә практикада да таныша алыр өчен данлы ГТХМ хезмәткәрләре тулы программа оештырган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  6 тапкыр, ялган чакырулар буенча 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада  4  янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International