ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Ябык шәһәр бассейннарның берсендә практика дәресе узган. Анда төрле республика уку йортларының студентлары республика вожатыйлар мәктәбе чикләрендә балаларның имин җәйге ялын хәзерләү буенча мастер-класста катнашыр өчен җыелганнар. Казан шәһәре Гражданнарны саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары балаларның җәйге ялын оештыруда катнаштырылган яшьләрне беренче медицина ярдәмеә күрсәтергә һәм кешене судан коткарган вакытта кирәкле эшләргә өйрәткәннәр.

“Татарстан Республикасында ирекле янгын сүндерү хезмәте турында” һәм “Янгын иминлеге турында” законнарына үзгәрешләр кертмәкче булган законнар проектлары ахыргы укуда карап тикшерелгән һәм кабул ителгән. “Татарстан Республикасында ирекле янгын сүндерү хезмәте турында” закон проектын Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин китергән. Законлык һәм хокук тәртибе комитетының рәисе урынбасары Рафил Ногманов парламентарийларны комитет карары белән таныштырган. Аларга беренче һәм өченче укуда закон проектын кабул итәргә тәкъдим ителә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International