ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Кешеләр Кама Тамагы районы Сюкеево авылы янында Идел елгасының яр буенда мемориаль комплекс янында җыелганнар. 2011 елның 10 июлендә һәлак булганнарны искә алуга туганнар һәм якыннар, шулай да котылып кала алганнар килгән. Чарада кече суднолар буенча ТР баш дәүләт испекторы Юрий Венедиктов, ТР ГТХМ министры урынбасары, ТР ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов катнашканнар.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында бүген  гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланган. Медальләр өчен көрәшкә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт янгын сүндерү хезмәтенең физкультура коллективларының иң көчле төркемнәре кушылган. Бу төркемнәр зональ ярышларда җиңгән. Иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән спортчылар Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җыелма төркеменә керәчәк һәм җәйге Русия чемпионатында катнашачак.

“Ефәк юл-2017” ралли региональ этабы Казанда 9 июльдә башланган. 9.00 дә Меңъеллык мәйданында ярышлар катнашучыларның тантаналы очрашу чаралары башланган. Иминлек тәэмин итүгә ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең һәм ТР ГТХМ 19 берәмлек техникасы, шулардан 2 янгын сүндерү һәм коткару мотоциклы, һәм 69 кешесе тартылган. Иминлек чараларын Татарстанның ралли маршруты үтә торган барлык муниципаль районнарында кабул иткәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International