ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

5 һәм 6 июльдә федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядында янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча ярышлар үтте. Барлыгы 14 төркем катнашкан, һәрберсе 6 кешедән торган. Штурм баскычы белән күнегү башкаруда (дүртенче кат) ПСЧ-44 башлыгы урынбасары Иван Плаксин өстен чыккан.

9 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә “Ефәк юл” халыкара ралли этабы узачак. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның бүлекләреннән чарада иминлек тәэмин итүдә 19 берәмлек техника, шулардан 2 янгын сүндерү һәм коткару мотоциклы, һәм 69 кеше катнашачак. Старт урынында берләштерелгән иминлек пункты җәелдереләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ көчләре һәм чаралары Казанда 7 июльдән 16 июльгә кадәр үтәчәк III нче Бутенрусия пляж уеннарының спорт программасының иминлеген тәэмин итәр өчен тартылган. Спорт программасы 13 спорт төреннән тора. Уеннар 11 мәйданда үтәчәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС көчләре һәм Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару формированиеләре алдында тора торган беренчел бурыч – спортчылар йөзгән вакытта иминлек тәэмин итү. Уеннарның башка төрләре ябык һәм ачык мәйданнарда үткәрелә.

Озак яңгырлар нәтиҗәсе буларак, Зөя аша ике түбән су автомобиль күпере су басу зонасына эләккән. Күперләр буенча хәрәкәт ябык. Әйләнеп үтә торган юллар бар. Шулай да күперләрдә юл хезмәтенең һәм 1 нче зональ эзләү-коткару отрядының кизү торуы оештырылган. 1 нче отряд коткаручылары көймә белән аркылы чыгуны оештырган.

2017 елның 8 июлендә Казансу елгасында Кремль яр буе янында III нче Бөтенрусия пляж уеннарының су этабы үткәрелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына туры китереп, 8 июльдә 8.00 дән 20.00 гә кадәр Казансу елгасының өлешендә Ленин дамбасыннан алып Чуйков һәм Гаврилов урамнары чатына кадәр кече судноларны, шулай да җилкәнле, күңел ачу, спорт судноларын куллану тыела.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International