Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматы буенча көтелә: 2017 елның 1 июлендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшенле яңгырлар, көчле һәм койма яңгырлар, 15-20 м/с кадәр исеп китүләр белән көчле җил, урыны белән 25 м/с кадәр, аерым районнарда боз явымы.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.