ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогын имин үткәрү максаты белән Казансу елгасының өлешендә көймәләр йөзү тыелачак. Йөзү өчен тыелган районнар билгеләнгән, шул исәптән 2017 елның 18, 22, 24 һәм 28 июньдә 12.00 дән 24.00 гә кадәр Казансу елгасында тимер юлы күпереннән Миллениум күперенә кадәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 9 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 20 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.

2017 елның 16 июнендә 2.45 тә дары заводы территориясендә яну турында хәбәр килгән. Янгын мәйданы 300 кв. м. Беренче янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре килүгә завод территориясендә аерым тора торган биналарның берсендә яну булган. Казн торучыларына янау юк. 4.00 дә 400 кв. м мәйданында янган локальләштерелгән, 4.22 дә – ачык яну бетерлгән. Зыян күрүче һәм үлүче юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International