ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Түбән Новгород өлкәсендә үткән эзләү-коткару кинология расчетларының региональ ярышлары Русия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отрядының Казан һәм Яр Чаллы филиалларының җыелма төркемнәре гомуми нәтиҗәдә җиңүе белән тәмамланган. Ярышларда 49 кинология расчетлары катнашкан.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белән 2017 елның 25 апреленнән 25 июненә кадәр һәм икенче этап 15 сентябреннән 15 ноябренә кадәр игълан ителгән “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе чикләрендә 8 нче отрядның хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәренең үзәгендә урман паркы зонасын актив рәвештә чүп-чардан чистартканнар. Акциядә шул көндә хезмәт итмәгә отрядның 50 кешесе катнашкан.

Кадерле гражданнар! 14 июньдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән көтелә:

- 15-20 м/с, көндез урыны белән 23 м/с (Казанда 15-20 м/с) кадәр исүләр белән көчле көньяк җил;

- көчле яңгыр, яшенле яңгырлар, урыны белән боз явымы.

Яр Чаллыда шәһәр “Орган залы” янында ачык мәйданда Татарстан Республикасы буенча дәүләт янгынга каршы хезмәтнең федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекләре арасында көчләрне һәм чараларны җәелдерү буенча республика ярышларының ахыргы этабы үтте. Иң яхшы исеменә республиканың дүрт килешү отрядларының сигез бүлеге ярышкан. Ярышларның тантаналы ачылуында янгын сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсенең башлыгы эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитетының җитәкчесе һәм шәһәрнең башка хөрмәтле кунаклары һәм яшәүчеләре катнашкан.

Ветераннарны җәмгыять чараларында катнашуга, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә, янгынга каршы хезмәтнең белемнәрен һәм гореф-гадәтләрен пропагандалауга, шулай да ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуда булышырга – бу 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының ветераннар оешмасының төп эш бурычлары. Ветераннар советы рәисләренең җыелышын үткәрү чикләрендә Идел буе федераль округы буенча Русия ГТХМ ның ветераннар оешмаларының башлыклары бу эшнең дәрәҗәсенә бәя бирә алганнар. Хөрмәтле кунаклар Раифа Богородица ирләр монастырендә һәм 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә булганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш  вагонында – 1 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International