ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

18 м/с кадәр кыска вакытлы җил исүләр белән бәйле начар метеорологик күренешләр комплексы узу нәтиҗәсе буларак, Югары Чыгтай авылында 8 өйнең, мәчетнең һәм мәктәпнең, шулай да Түбән Чыгтай авылында 8 өйнең түбәсе өлешчә ватылган. Үлүче һәм зыян күрүче юк. Вакыйга урынына Чирмешән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме юнәлгән. Төзәтү эшләре үткәрелә.

Халыкны начар һава торышы турында белдерү, шул исәптән шторм кисәтү, ничек башкарылганы турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган брифингта сөйләшкәннәр. Анда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм республика Гидрометеорология үзәгенең вәкилләре чакырылган иде.

Бу мәртәбә Халыкара балаларны саклау көнендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә 15 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары кунакка килгән. Янгын сүндерү хезмәтенең музеена экскурсия янгын сүндерү бүлегенең территориясеннән башланган. Балаларга янгын сүндерүчеләрнең көндәлек эше турында сөйләгәннәр, депо бүлмәләре буенча җитәкләгәннәр. Укучылар чыннан-чын җыелышны һәм тревога буенча кизү каравылларның чыгуын үз күзләре белән күрә алган. Балаларга кызу һәм төтен камерасында һәм уку манарасында янгын сүндерүчеләрнең күнекмәләре ничек үткәрелгәнне күрсәтеп сөйләгәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада  2 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда– 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International