ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Халыкара балаларны саклау көне алдыннан һәм җәйге канникуллардан балаларның тәэсирләрен иң күңелле булдырыр өчен “Кояш Нуры – Луч Солнца” региональ яшьләр иҗтимагый оешмасының иҗади коллективы Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР Экология министрлыгы белән бергә мәктәп укучылары өчен “Тылсымлы каникуллар” күңел ачу һәм белем арттыру спектаклен оештырганнар. Анда уен формасында урманда һәм юлда үзеңне тоту төп кагыйдәләрен һәм утны кулланганда саклык чараларын күрсәткәннәр иде.

“Яшь янгын сүндерүче” хәрәкәтенең сафларына күптән түгел кабул ителгән 1 нче Тәтеш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары экскурсиягә янгын сүндерү музеена килгән һәм 7 нче отрядның 4 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә булганнар. Автобус балаларны бүлек территориясендә урнашкан янгын сүндерү музеена китергән. Аларга көчле янгын сүндерү техникасы турында һәм янгын сүндерү хезмәтенең серләре турында сөйләгәннәр. Янгын сүндерүчеләр балаларга ут алдында суның көчен күрсәткәннәр. Чара ахырында бергәләшеп истәлеккә фотога төшкәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда– 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 2 кеше һәлак булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International