ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2017 ел
җомга

Бүген ГИМС Үзәге Казан бүлегенең хезмәткәрләре “Локомотив” пляжын тикшергәннәр. Бу коену сезонына әзер булуга башлангыч тикшерү үткән дүрт пляжларның инде өченчесе. Һәм инспекторлар ял итүчеләрне кабул итәргә Комсомольский күлендәге пляжга гына рөхсәт биргәннәр. Алар коткаручылар белемле булганга ышанган, плаж буенча йөреп алган һәм яр буен караганнар. Плыжның комлы урынында чүп-чар ята иде һәм яр буе пычрак булган, шуңа күрә тикшерүчеләр 30 майга кимчелекләрне төзәтү буенча протокол язганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  6  тапкыр, ялган чакырулар буенча 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.  Республикада  12 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында  – 2 янгын. 1 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International