ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжының йөздән артык курсанты Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ашыгыч хезмәтләренең эше белән танышкан. Иң алдан яшь коткаручыларга спорт манежын күрсәткәннәр. Анда алар өчен күргәзмә йөгерүләр оештырылган. ГТХМ хезмәткәрләренең спорт казанышлары белән танышу Татарстан Республикасының Гамәли янгын сүндерү спорт федерациясенең Дан залында дәвам иткән.

2017 елның 23 майенда 13 сәгать 50 минутта “Стрелец-Мониторинг” программа-аппарат комплексының системасы буенча Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан “Калкан” полиция кадетлар мәктәбендә янгын турында хәбәр килгән. Янгын сүндерү бүлекләре 5 минуттан соң урынга килеп җиткән. 3 нче каттагы бер бүлмәдә кыска ялганыш булганы табылган. Мәктәп персоналы, эвакуация планының инструкциясенә туры китереп, укучыларны урамга чыгарган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  9  тапкыр, ялган чакырулар буенча 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр.  Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында  – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.

2017 елның 24 маенда 112 хезмәтенең кизү торучысы Миләүшә Мавлеткулова Казан шәһәре 5 нче лицейның 5 нче сыйныф укучылары өчен “Кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүдә 112 системасының роле. 911 һәм 112 номерлар эшләвенең чит ил тәҗрибәсе” темасына дәрес үткәргән. Ул Татарстанда ашыгыч хезмәтләрнең номерлары эшләве турында сөйләгән, 112 номерына мөрәҗәгать итү кагыйдәләрен тавышландырган, укучыларның сорауларына җавап биргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International