ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

19 майда “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын һәм “112” бердәм номеры аша ашыгыч хезмәтләрне чакыру системасын кору һәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә алышу максаты белән Татарстан Республикасына Самара өлкәсенең Җәмәгать иминлеге департаментының җитәкчесе урынбасары җитәкчелегендә Самара өлкәсенең вәкилләреннән торган делегация килгән. Кунаклар Технопаркта һәм ЦУКС та булганнар. Очрашу вакытында Казан шәһәре 112 системасының чакыруларны эшкәртү үзәгендә ГЛОНАСС+112 презентациясе үткәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча федераль янгын сүндерү хезмәтенең 8 нче отрядының хезмәткәрләре тактик янгын сүндерү укуларны үткәргән. Төп тема – янгын вакытында күп кеше булган объектта кешеләрне коткару һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү. Укулар планлы булган, балалар да, тәрбиячеләр дә аларны нәрсә көткәнен алдан ук белгән. Шулай булуга карамастан, барлык яклар эшкә бигрәк тә җитди керешкән. Төп максат – чын һәлакәт килеп чыкканда корбаннарны булдырмас өчен ашыгыч хезмәтләрнең һәм педагогларның үзара эш итүен эшкәртергә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  9  тапкыр, ялган чакырулар буенча 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортында  – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International