ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2017 ел
шимбә

Бүген Казан шәһәре "Динамо" стадионында Россиянең Дәүләт янгын күзәтчелегенең булдырылуына 90 ел тулуына багышлангын Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү hәм профилактика эше идарәсе командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. 21 шәһәр һәм 24 районнарның җыелма командалары мини-футбол буенча   иң яхшы команда исеме өчен көч сынаштылар.

Ярышларны Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең  күзәтү һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев  ачты.

- Һичшиксез, дәүләт янгын күзәтчелегенең билгеләнгән бурычларын хәл итүдә  физик культура ярдәм итә. Ул  безнең хезмәткәрләргә куелган бурычларны лаеклы башкарырга һәм  идарәбезнең данын намус белән күрсәтергә мөмкинлек бирә  - диде Сергеев.

Ярышларга  старт бирү хокукы  Татарстан Республикасының янгын сүндерү сагы ветераны, Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең  күзәтү һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгының урынбасары Борис Михайлович Фомичевка бирелде.

Мини-футбол буенча финал уенында Казан шәһәренең дәүләт янгын күзәтчелеге  хезмәткәрләре кергән "Рубин" җыелма командасы  hәм Баш идарәнең күзәтү эшләре идарәсенең “ЦАУ” командасы ярыштылар.  Авыр һәм катлаулы көрәштә   5-1 исәбе белән "Рубин"  җыелма командасы җиңде . Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү дәүләт янгын күзәтчелеге юбилеен бәйрәм иткән көндә булачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International