ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

Бүген Биектау районында  “Татарстан Республикасында  иң яхшы ирекле янгын бүлекчәсе” республика карау бәйгесенең  йомгаклау этабы кысаларында   сугышчан әзерлек буенча ярышлар тәмамланды . Быел Татарстанда иң яхшы ДПО командасы дип аталу хокукы өчен   44 команда ярышты.  Баш  приз -  АРС -14 янгын автомобиле.

Ачу тантанасында   ТР буенча РФ ГТХМ  Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин, Биектау муниципаль районы Башлыгы, Усад авылы  халкы  һәм башка кунаклар катнашты. Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады.Янгын сүндерүчеләргә мөрәҗәгать итеп, ул әйтте: "Без барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз, сез бөтенләй эчкерсез җәмгыяткә хезмәт итәсез,   шул ук вакытта үзегезнең торак урныгызны, туганнарыгызны, якыннарыгызны  һәм барлык янәшәдә яшәүче кешеләрне саклысыз. Сез бөтенләй тыныч һөнәр  кешеләре. Бу ирекле саклау , нигездә, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре - механизаторлар, машина йөртүчеләр, тракторчылар, терлекчеләрдән тора.  Табиблар бар, авыл җирлекләре рәисләре һәм күпләп үз җире язмышына  битараф булмаган кешеләр ".

Алга таба Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, тәүлек саен бу сугышчан кизүгә 2,5 мең кеше иреклеләр шәхси составы һәм 700 берәмлек техника чыга . Быел иреклеләр барлык янгыннар һәм башка һәлакәтләренең яртысыннан артыгына чыктылар ,  һәр өченче янгынга  беренче  булып  килделәр.

Бүген  Татарстанның ирекле янгын сүндерүчеләре  – бу инде  Федераль янгынга каршы хезмәте һәм Татарстан Республикасының  янгынга каршы хезмәте ярдәмчеләре гына түгел, бу - инде    янгыннан саклау хезмәтенең мөстәкыйль төре. Аның   үз структурасы, үзенең иҗтимагый берләшмәсе һәм  бүлекчәләренең үсеш алган челтәре бар  . Татарстан торак пунктларының 50 проценты норматив тәләпләргә карата нәкъ менә ДПО бүлекчәләре белән “капланган”.    Бу торак пунктларда  республика халкының 10%  артыгы яши. Бу - бик зур саннар. Диярлек, Татарстандагы һәр өченче янгын  ирекле ярдәмчеләр катнашында  сүндерелә.

Ярышларның баш максаты -  ирекле  янгын сүндерү  бүлекчәләрнең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләре буенча әзерлекләрен  күтәрү, шулай ук квалификация дәрәҗәсен арттыру һәм аларның һөнәри камилләштерүенең үсеше,   төп янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар белән эшләү  белем күнекмәләрен арттыру , экстремаль хәлләрдә янгыннарны сүндерү һәм авария-коткару эшләрен башкару  өчен   кирәкле күнекмәләрне өйрәнү.

Конкурс финалында Усад авылы спорт мәданында  өч йөздән артык катнашучы җыелды. Алар арасында яңа  кешеләр генә түгел, а  күп тәҗрибәле  катнашучылар  да бар иде.

Безгә көн саен   янгыннарга, юл аварияларына  чыгарга, кешеләргә ярдәм итәргә  туры килә. Һәм һәр  вакыт, без күзгә-күз яңа нәрсә белән очрашабыз , тормыш безне  бөтен нәрсәгә өйрәтә һәм бу миңа бик ошый, - дип сөйләде әңгәмәдә  Ютазы районы "Иске Каразирек” ДПК ирекле янгын командасы катнашучысы Денис Гунько.

 Инде рәттән икенче ел авыл торак пунктлары  үзебездә Татарстанның иң яхшы иреклеләрен кунак итәләр, - ди  Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, - Бу район өчен бик зур дәрәҗә, димәк, гадәттән тыш хәлләр министырлыгы безгә ышана ". Биектау районы халкы ярышларда катнашучыларны һәм барлык кунакларны җылы каршы алды .

 Биектау районының   "ХПП Коркачык"  командасына   күчмә җиңү кубогы гына түгел, ә төп приз - янгын машинасы да бирелде.

 Икенче урынны Яр Чаллы икмәк продуктлары Комбинаты сүндерүчеләре яулады , ә аларның якташлары  - Тукай районының Бәтке авыланнан - өченче булдылар. Барлык призерларга бүләкләр , мактау грамоталары һәм ВДПОдан акчалата премияләр  тапшырылды.

 

Нәрсә ул кошлар гриппы ?

Кошлар гриппы  – бу үткен йогышлы вируслы авыру. Ул шулай аталуының сәбәбе -  барыннан да элек, кошлар  авыры башлылар, әмма бу грипп  кешегә дә иярергә мөмкин.

Бу йогышлы  кошлар авыруын   “А”  H5N1 гриппның  бер төре тудыра. Барлык кошлар  элеге инфекцияга  бирешүчән,  йорт кошларыннан бигрәк тә күркә һәм тавыклар.

Инфекцияны таратучалар булып урдәкләр төркәмендәге күчмә кошлар санала.  Фермаларга  hәм йорт ишегалларына вирус күбесенчә күчмә кошлар тизәге белән эләгә.

 Кош гриппы  вырусы  авыру булган кошлар белән контактта булган  кешеләргә күчә.  Авыру бик авыр уза,  авырган кешеләрнең 70 проценты  hәләк була. Бүгенге көнгә кадәр авыру кешедән кешегә күчүе теркәлмәгән, әмма вирус шактый тиз үзгәреп тора.

Авыруның   йогуы

Кешенең    авыру  тере hәм  үлгән йор hәм кыргый кошлар белән  тыгыз элемтәдә булганда  зарарлануы  мөмкмн.  Авыручылар кошларда гадәти булмаган тәртип ,хәрәкәтләрнең  тигез булмавы (баш борышлары, муен  кәкрәюе), реакция булмау , төшенке торышы. Цианоз , кикериге, алкалары каралуы, шешүе, шулай ук сулыш алу кыенлашуы  билге булып тора. Кайбер очракларда вирус  авыру кошның  җитәрлек   температурада  эшкәртелмәгән  итен hәм йомыркасын ашаган кешегә зарар китеререргә мөмкин.   Салкын температураларда вирус саклана, тик  +70 градус темпаратурасы вирусны берничә минут эчендә үтерә.

Билгеләре

Вирус белән зарарланудан авыруның  беренче билгеләренә кадәр берничә сәгәттән 5 көнгә кадәр узарга мөмкин.  Авыру   кискен, туңу,  38 hәм югарырак градуска кадәр температура, мускуллар, баш, тамак авыруы белән башлана.  Эч китүе, күп тапкыр косу ихтимал.  Хәл бик тиз авырлаша башлый. 2-3 көннән юеш  ютәл башлана  (еш кына  кан белән) , сулыш алыуы  начарлана. Бавыр, бөер һәм баш мие зарарланырга мөмкин.

  Авыруның шул беренче билгеләре барлыкка килсә,  кичекмәстән диагнозны билгеләү  hәм вакытында дәвалану өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк  , чөнки соң башланган  дәвалау котылгысыз авыруның   куркыныч нәтиҗәләренә китерә.

Дәвалану          

Авыруның  беренче көннәрендә вируска каршы препаратлар кулланыла: гамма-интерферон, арбидол, ремантадин, альгирем, гриппферон, циклоферон һәм амиксин. Чит илләрдә җитештерелгән  препаратлардан:  озельтамивир (Тамифлю) һәм   Занамивир (Реленза).Дәвалау өчен составында салицил әчелеге  булган препаратларны куллану тыела .

Саклану чаралары

Әгәр шәхси  хуҗалык  турында сүз бара икән, кошлар гриппы булган төбәктә кошлар белән бәйле теләсә нинди эшне  респиратор һәм перчаткалар киеп башкарырга  кирәк.

 КОШЛАРДА ШИКЛЕ СИМПТОМНАР  БУЛГАНДА –  ВЕТЕРИНАРИЯ ИНСПЕКТОРЫНА ХӘБӘР ИТӘРГӘ КИРӘК.

 

Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасы территориясендә гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау  Идарәсе " ФГБУ мәгълүмәте буенча 2017 елның  12 маенда алдагы сәгаттә ,  көн ахырына кадәр саклану белән  һәм кич  белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бик көчле көньяк-көнбатыш җил  ( вакыты белән 21-26 м/с.) көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

 һава торышы начарланганда урамда булган очракта , электр линияләре, агачлар, реклама щитлары , витриналар  белән  янәшә тормагыз.  Шулай үк йорт кәрнизләреннән ,  реклама  стендларыннан ,  агачлардан ераграк  торыргы киңәш ителә.  Имгәнүләр һәм җәрәhәтләнүләр  булдырмас өчен  көчле җил вакытында  подъезд яки бинаның подвалына кереп качарга кирәк.  

 

 

 

 

 

Рәттән өч тәүлек  - 11, 12 һәм 13 нче майда  - Россия ГТХМ Идел Буе региональ эзләү-коткару отряды  филиаллары -Казан һәм Яр Чаллы эзләү-коткару отряды коткаручылары-  шулай ук аларның   ЗПСО№2 ПСС һәм ПСО УГЗ Казан шәһәре башкарма комитетында,  Түбән Новгород өлкәсендәге Саров шәhәрендә  һәм Удмурт республикасында  эшләүче   хезмәттәшләре  бергәләп зур күләмле махсус тактик өйрәнүләр үткәрәчәкләр. Алар БМО  раслаган халыкара коткару операцияларын уздыру  стандартлары нигезендә, эзләү-коткару эшләрен үткәрәләр.Коткаручылар һәм эзләү-коткару кинологик төркемнәре укыту-методик җыелуының практик өлешендә  50 дән артык коткаручылар җәлеп ителгән. Беренче тапкыр  өйрәнүләрдә  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасына кермәгән   авария-коткару берләшмәләренең  профессиональ коткаручылары да  катнашачаклар.

 Өйрәнүләр Казанның  бер ташландык  предприятиесының  җимерелгән корылмалары урынында  үткәреләчәк.  Бу җимереклекләр  - эре гадәттән тыш хәлләрне (җир тетрәү яки башка  масштаблы ишелү кебек) бетерү буенча  өйрәнүләр үткәрү өчен идеаль   урын.  Өстәвенә,  коткаручылар INSARAG  халыкара стандартлары нигезендә  эзләү-коткару эшләрен алып бару мөмкинлеге барлыкка килде .

Белешмә өчен: INSARAG — бу  җимерелгән биналарда  махсус эзләү-коткару операцияләрендә катнашучы илләр hәм   оешмалар, шулай ук  тәбигый афәтләргә еш очраган илләр берләшмәсе. INSARAG   1988 елда Әрмәнстанда җир тәтрәү вакытында катнашкан  халыкара эзләү-коткару отрядлары инициативасы буенча  1991 елда төзелгән. Зур масштаблы һәлакәт районнарында   гомуми координациясез  һәм  бердәм методиканы  кулланмыйча эзләү-коткару эшләрен алып баруның мөмкинлеге юк икәне аңлашылды.

 Әйрәнүләр риваяте буенча  тоташ җимерелү зонасы барлыкка килде, корбаннар бар.  Эзләү-коткару һәм авария  хезмәте житәкчеләре эшкә керештеләр.   Алдан мәгълүмат буеча җимерекләр астында  һәм якын тирәдә  20дән  алып 50гә кадәр  кеше зыян күргән.

КПСО коткаручылары  оператив штаб оештырдылар ,  шулай ук   Идел Буе регионының  берләшкән төркемнең штабына вәкилләрен бирделәр.  КПСО  ЦУКС белән эшчәнлеген координацияләү буенча  эшкә кереште.

Өйрәнүләрдә катнашучыларның  бурычлары  шундый иде : барлык отрядларның мөмкинлекләрен бәяләү,  авария-коткару  hәм  җимерелүлек астында калган кешеләрне  табу өчен  яңа җиhазларны кулланып,   кинологик, визуаль һәм акустик эзләнү эшләрен үткәрү;  тыш хәлләр зонасыннан hәм югары катлы биек биналардан  эвакуация ;  беренче ярдәм күрсәтү;  гадәттән тыш хәлләр зонасыннан  зыян күрүчеләрне транспортлау;  вертолет мәйданчыгын оештыру; зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтү; массакүләм  мәгълүмат вәкилләре белән эш;  химик-агулы матдәләр агып чыгу нәтиҗәсен  бетерү буенча эш  ; яну учакларыны сүндерү, гуманитар ярдәм.

Гадәттән тыш  хәл урынында   КПСО берләшкән төркеменең   кыр база лагере, штаб, элемтә узелы һәм госпиталь  оештылрыла. Һәр коткаручы  инструктаж ала. Эзләү-коткару эшләрен үткәрүе планы һәм эшче сменалар  графигы эзерләнә.

- Шушы полигонда INCARAG халыкара стандартларына  якынлашкан эре гадәттән тыш халләр вакытында коткару эшләрен алып бару методикасы дәресләре үткәрелә   – дип аңлатты  Россия ГТХМ Казан эзләү-коткару отряды башлыгының  урынбасары  Вадим Глушков. – Биредә без Казан, Яр Чаллы, Ижевск, Саров авария-коткару  хезмәтләренең   вәкилләрен җыйдык. Тәҗрибә уртаклашу бара. Коткаручылар, беренче чиратта, эшләргә өйрәнә, башка бүлекчәләр ничек эшләгәнен карыйлар, чөнки әзерлек дәрәҗәсе  бар җирдә дә төрле.

Беренче этапта коткаручылар  җимерелгән биналарны визуаль рәвештә карап  чыгып, зыян күргәннәрне эзлиләр hәм эвакуация эшләрен алып баралар. Берникадәр вакыттан соң планлаштырылган сценарий буенча барлык зыян күргәннәр табылган һәм  ГТХ зонасыннын коткарылган. Нәтиҗәләр турында  даими докладлар бирелә.

Коткару эшләре  өч тәүлек дәвамында  өч сменада оештырыла. Моның өчен яхшы тактик  эзерлек hәм  физик чыдамлылык кирәк

Төнлә коткаручылар  барлык эшләрне туктатып   5 минут тынлык игълан итәләр. Бу җимерелүлек астында калган кешеләрнең тавышларын ишетү өчен эшләнә. 

Россия ГТХМ Казан эзләү-коткару отрядының башлы Игорь Кацюруба сүзләренә караганда КПСО кайбер шартларны үтәгәч,  INSARAG системасы дәрәҗәсендә урта типтагы  отряды исемен алыу мөмкинлегенә ия .  

 - Кайбер тактик  җитешсезлекләр булды, аларны без җентекләп  карап чыгабыз һәм бетерергә тырышачакбыз. Ләкин өйрәнүләр безнең отряд  эзләү-коткару эшләрен халыкара стандартлар дәрәҗәсендә башкарырга сәләтле икәнлеген күрсәтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  1 тапкыр, ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International