ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген иртән, Баулы районының Алексеевка авылында,  Совет урамында шәхси йортта янгын чыкты. Янгын чыгуын белдерү җайланмасы  эшли башлагач , элеге йортта яшәүчеләр вакытында    чыгып китәргә өлгерделәр.   Бу автоматик җайланма  узган елда элеге  күп балалы гаилә йортына Президент программасы буенча  урнаштырылган иде.

Янгын сәгать 9.33да башланды.  Бу вакытта өйдә 1989 елгы  хуҗабикә hәм 7 яшьлек бала йоклап ятканнар.Ире иртән   эшкә, ә ике өлкән балалары – мәктәпкә  киткән булганнар.

Хатын-кыз сигнализацияның   көчле тавышын ишетеп уянган.Әнисе  улына  урамга тәрәзә аша чыгарга булышкан, ә үзе   ишектән   веранда аша ( янгын башланган урыннан)  чыккан.   Нәтиҗәдә хатын-кызның тәне  янгыннан  җәрәхәтләнгән. Ул хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә. Бала  уттан  зыян күрмәгән.

Янгынның мәйданы 36 кв. м тәшкил иткән . Агач йорт һәм йорт алды корылмалары уттан зыян күргән. Якынча янгынның сәбәбе –тәмәке тарту вакытында  саксызлык.

Барлыгы Баулы районында шундый янгын чыгуын белдерү автоматик җайланмалар  белән   26 күп балалы гаилә  йортлары җиһазландырылган.

 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.  Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын.

2009 елдан башлап Казан хатын-кызлары  WindRose мотоберләшмәсе һәм  Казан мотоцикл йөртүчеләре  әлеге акцияне юл-транспорт hәләкәтләре санын киметү максаты белән ике тәгәрмәчле юл хәрәкәтендә  катнашучы техникага  игътибарны җәлеп итү өчен   оештыралар .

Акциядә катнашучылар өчен иң мөһиме – гомуми файдалану юлларына  чыккан  барлык кешеләргә дә  гади юл хәрәкәте   кагыйдәләрен  үтәү турындагы  мәгълүматны җиткерү. 

Акция  ТР ЮХИДИ  ярдәмендә узачак. Бу акцияда  Казан мотоцикл йөртүчеләре  генә түгел , ә  ТР буенча  Эшке  эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль  хезмәте мотобатальоны,   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның   һәм " Ашыгыч ярдәм “ хезмәтенең җиһазландырылган мотоцикллары катнашачак.

Шулай ук   шәhәрнең барлык электрон таблолары  акцияга кушылылар  hәм юлларда мотоцикл йөртүче  пәйда булганын искәртәләр.

 Барлык битараф булмаган мотоцикл йөртүчеләрне    акциядә катнашырга  чакырабыз.  Килгән һәрбер  кеше  “Ашыгыч ярдәм “ һәм  ГТХМ мотоциклларының ничек җиhазлануы  белән танышырга , гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  мотобатальонының күрсәтмә  янгын сүндерүен  күрергә мөмкин.

 "Игътибар , мотоцикл йөртүче!" акциясы  2017 елның 13 маенда  үткәрелә. Катнашучыларның очрашу урыны -   "Казан" гаилә Үзәге янында  сәгать  12:00дә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International