ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

  Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 – еллыгы алдыннан Бөгелмәдә  Советлар Союзы Каhарманы  Газинур Гафиятуллинны  искә алу тантанасы булып узды. Сугыш елларында якташыбыз үз күкрәге белән дошман пулеметын каплап   сугышчан иптәшләренең  йөзләгән гомөрләрен саклап калды.   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Каhарманга  багышлап төзегән мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. hәйкәл  янынды Бөгелмә районы җитәкчелеге,  янгын саклау , кадетлар классы укучылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында митинг узды.

  Газинур Гафиатуллин (өч бала атасы) сугышка  Бөгелмә районы Сугушла авыланнан 1941 елда алына.Ул "Красногвардеец"колхозында  янгын сүндерүче булып эшләгән. Сугышта  ул башта  санитар булып  хезмәт иткән. Аннары аны  кече командирлар эзерләүче полк мәктәбенә җибәргәннәр,  аннан   ул  сержантдәрәҗәсендә кайта.  Аны  22-нче армияның 37 нче укчы дивизиясенең  20-нче укчылар полкы укчы ротаның бүлеге командирының урынбасары итеп билгелиләр.

 1944 елның 14 гыйнваренда сержант Гафиатуллин  Псков өлкәсе  Великолукск районы Овсище авылы янында булган каты  сугышта Советлар Союзы Каhарманы Александр Матросов батырлыгын кабатлады.

Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә батырлыгы өчен  сержант Гафиатуллин  Советлар Союзы Каhарманы  исеменә лаек булды . Анарга  Ленин ордены һәм   "Алтын Йолдыз" медале бирелде (үлгәннән соң).

  Газинур Гафиятуллинның  бөек батырлыгы , күпме ел узмасын, истәлектә яши һәм киләчәктә дә яшәчәк. Аның исеме белән Казанда, Бөгелмәдә, Лениногорскида урамнар аталды. Бөгелмә кадетлар мәктәп-интернатына аның исеме бирелде .

Татарстан Республикасында  өч Советлар Союзы Каhарманы  - янгын сүндерүчеләр, Бөек Ватан сугышы елларында  батырлык күрсәттеләр.  Аларның икесе - Бурмистров Вилен Иванович һәм Фомин Михаил Сергеевич. Аларның исемнәре Менделеевск шәһәрендә Каhарманнар  аллеясында  торган hәйкәлдә язылган.

 

  Совет районы күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре бүген инспектор тикшерү белән  коммерцияле булмаган “Каенкай” бакча  ширкәтенә килделәр. Бу тикшерүдә  шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнаштылар. Бу рейд Татарстанда 25 апрельдән махсус янгынга каршы режим  кертелү сәбәбе белән бәйле мәгълүмәтне халыкка  җиткерү  максады белән өештырылган.  .

 Бу  тикшерү  күбрәк профилактик иде , әмма  ГПН хезмәткәрләре  бирелгән күрсәтмәләрнең ничек үтәлешен курделәр.

 Профилактик чаралар аркасында гына,  дип саныйлар күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары, -  бакча ширкәтләрендә  янгыннарны кисәтеп булды,  сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, бу җәмгыятьтә янгын чыгу соңгы елларда юк иде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең  булачак май ял көннәрендә бакча ширкәтләре  аеруча контрольдә .

Бүгенге көндә бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциясез берләшмәләрдә күзәтчелек буенча 71   һәм  янгын куркынычсызлыгы  таләпләрен  үтәү буенча 120 профилактик чара үткәрелде.   

Исегезгә төшерәбез, Татарстан  Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасында 25 апрельдән 15 майга кадәр махсус янгынга каршы режим   кертелгән . Янгынга каршы режимны бозган өчен җәза рәвешендә гражданнар өчен каралган штраф 2 меңнән алып 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 15тән 30 мең сумга, юридик затларга 400дән 500 мең сумга кадәр.

 Полиция , янгын саклау, җирле үзидарә органнары , ирекле янгын сүндерү сагы хезмәткәрләреннән  620 профилактика төркемнәре булдырылган. Аларның эше    торак пунктлары территорияләрен  патрульлек итү , ут төртүен кисәтү һәм вакытында янгын урынын ачыклау максаты белән оештырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының  3 апрельда кабул иткән №212 Карары буенча  25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясында  янгынга каршы махсус режим керетелгән. Документта республикада янгынга каршы саклану   ныгытуына  юнәлдерелгән комплекс чаралары күрсәтелгән. Кайбер чикләүләр  шулай ук,  йорт яны участокларында алып барыла торган эшләргә дә  кагыла.

 Май ял көннәрендә  гражданнар күпләп  үз бакча  участокларына күчәләр,   якын-тирә территорияне, бакча участокларын чүп-чардан чистарталар һәм шуңа бәйле рәвештә учак ягалар. Шуларсы хисапка алып, ГПН хезмәткәрләре  бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциясез гражданнар берләшмәләренә рейдлар оештыралар.  

Күпчелек очракта янгыннар сүндерүнең авырлыгы  бакчачылык ширкәтләрендәге  корылмалар арасы тар булганы,  каты өслек белән капланган юллар юклыгы белән бәйле. Хәтта  еш кына янгын сүндерү машиналары  корылма янына якын килә алмыйлар.  Моңа   бакчачылар үзләре гаепле, алар  рөхсәтсез юл буендагы артык метрларны участокларына кушалар, ә янгын машиналары йөрү өчен  юл  киңлеге ким дигәндә, 3,5 метр  таләп ителә

Чын проблема -  бу  үлән һәм чүп-чар яндыру. Учак яндыру   корылмалардан  50 метрга ераклыкта , э бакчаларда моның өчен  билгеләнгән махсус урыннарда гына рөхсәт ителә.  Ә  янгынга каршы махсус режим билгеләнгән вакытта ачык ут ягу катгый тыела.

Яз җитү белән  республикада ел саен бакчаларда  янгын чыгу очраклары ешая. Аларның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итүдән.

Моннан тыш, бакчачыларга янгын сүндерү беренче чараларын  булдырыргы кирәк – бу мичкә белән су һәм чиләк, багорлар , ломнар , көрәкләр, ящик  белән ком, огнетушительлар. Электр челтәрләре, көнкүреш электр приборлары, газ ,   керосин приборлары  һәм мичләр төзек хәлдә  булуын кайгыртырга кирәк.

 Тагын бер зур проблема – ул корылмалар арасында тиешле ара  булмаганы.  Минималь ераклык 15 метр булырга тиеш.

 Бакча сезоны җитүе  белән  ял итүчеләр  учак яндыралыр,  шашлык әзерлиләр, мунча ягалар . Кызганыч, кайвакыт бу аяныч нәтиҗәләргә китерә. Аерым алганда, мунчаларның мич җиһазлары  нормативларга туры килми. Шул сәбәпле  еш кына мунчаларда янгын чыга. hәр торак корылма янында бочка белән су яки огнетушитель куярга киңәш ителә. Өч айга бер тапкыр мунчаларның төтөн юллыгын корымнан арындырырга кирәк.

Шунысын онытмаска кирәк,  электр үткәргечләрне дерес монтажлау бик мөhим.  Моннан тыш, бакчачыларга шунысын да истә тотарга кирәк - төрле калынныктагы , төрле материаллардан ясалган, изоляциясе бозылган  электр үткәргечләрне куллану тыела. Вакытлы , кадак белен кадакланган,  борып ясалган  электр үткәргеч рөхсәт ителми. Бер розеткага берничә электр прибор  кушуы шулай ук янгынга китерергә  мөмкин.

 Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге Идарәсе искәртә: бары тик янгын куркынычсызлыгы чараларын кырыс үтәү  Сезнең милекне уттан саклануы  нигезе . Исегездә тотыгыз  - Сезнең һәм Сезнең якыннарыгызның иминлеге  Сезгә генә бәйле!

 

 

 

Чирмешән янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы  эчке-хезмәт капитаны Фәрит Яруллин хәбәр иткәнчә  хәзерге вакытка  Чирмешән муниципаль районы территориясында   сүтү , чистарту һәм жимерелгән  түбә корылмаларын чыгару буенча эшләр тулысынча тәмамланган

Чирмешән авылының 3 объектында , шуларның  икесе социаль әһәмиятле объектлар ( гомуми мәйданы 240 кв. м. ) һәм 10 торак йортның (гомуми мәйданы 440 кв. м. ) түбәләре торгызылган . Зыян булган мәйданнан торгызу эшләре 24% ын тәшкил итте .

Шәхси йортларда торгызу эшләре бара.  Казанкин урманчылыгыннан   8 шәхси хуҗалыкка агач кору материаллары бүлеп бирелгән.  Калган шәхси йортлар түбәләре  вакытлыча материаллар белән капланган,  әмма торгызу эшләре алып барыла.

 Чирмешән үзәк хастаханә поликлиникасының түбәсен торгызу эшләренә  04.05.2017  15.00 (мск) вакытында Чирмешән коммуналь-төзелеш предприятиесе кереште. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә эш алып барыла ( 45 кв. м. күтәрү калды ).  Авария-торгызу эшләре  планы төзелде.

 Чирмешән МР администрациясы  тарафыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин исеменә  муниципаль районы  объектларында авария-торгызу эшләрен үткәрү ,  һәм  зыян күргән  торак йортларны төзәтү өчен финанс ярдәме күрсәтү турында мөрәҗәгать җибәрелгән.

Барлыгы авария-торгызу эшләренә  142 кеше һәм 25 берәмлек техника, шул исәптән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан  - 31 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителде.

  Торгызу эшләрен тәмамлау   2017 елның  8 маена планлаштырылган.

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  28 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, бакча йортында – 2 янгын, транспорт чарада  – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International