ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Ривьера” кунакханә һәм күңел ачу комплексында зур масштаблы идарәара комплекслы укулар үткән. Подвал бүлмәсендә янгынны сүндергәннәр, зыян күрүчеләрне коткарганнар, аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәткәннәр – шундый бурычларны янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре башкарган. Укуларда РСЧС тан 84 берәмлек техника һәм 180 кеше катнашкан, шул исәптән ике йөздән артык статист. “First Aid” беренче ярдәмгә өйрәнү үзәгенең биш укучысы укуларга аерым реализм өстәгән.

26 апрельдә Яр Чаллы гарнизонында Русия Янгын сүндерү хезмәте көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара үткән. Аңа янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары һәм коткаручылар, гарнизон янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең башлыклары, “Янгын сүндерүче-коткаручы” корпусының кадетлары, яшь коткаручылар чакырылган. Бәйрәм концерты алдыннан янгын сүнлерүчеләрне һәм коткаручыларны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең янгыннар сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсенең башлыгы Константин Чанышев, Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев тәбрикләгәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 101 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 54 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр.  Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International