ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Чараны Русия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков үткәргән. Чарада Ачык хөкүмәт сораулары буенча РФ министры Михаил Абызов, РФ Хөкүмәт Аппаратының, РФ Хөкүмәте карамагындагы Аналитика үзәгенең, РФ Хәкүмәте карамагындагы Эксперт советының, “Форум” аналитика үзәгенең, сәяси партияләрнең вәкилләре, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча РФ Президенты карамагындагы вәкиле, башкарма хакимиятенең федераль органнарының җитәкчеләре, шулай да прокуратура органнарының җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашкан. Катнашучылар ачык рәвештә Русия ГТХМ күзәтү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләшкән.

20 апрельдә 14.20 дә Татарстан Республикасы территориясендә электр белән тәэмин итү тулысынча төзәтелгән. Төзәтү эшләре районнарның электр челтәрләренең 20 бригадасы көчләре белән үткәрелгән (64 кеше, 20 берәмлек техника). Барлыгы эшләтелгән: 168 кеше, 66 берәмлек техника. Электр белән тәэмин итү өзелгәненең чамалана торган сәбәбе – төнлә 21 м/с кадәр көчле җилләр нәтиҗәсе буларак, ботаклар төшү, чыбыклар бер-берсен аркылы үтү.

Очрашуның сәбәбе Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының корылуына 30 яшь тулу булган. Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең бышлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Яшел Үзән муниципаль районының башлыгы, Яшел Үзән шәһәренең мэры Александр Тыгин, Эчке эшләр бүлегенең атказанган хезмәткәре милиция генерал-майоры Александр Вайда, Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт отрядларының җитәкчеләре бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булган.

Бүген Бөтенрусия команда-штаб укуларның икенче этабы чикләрендә РСЧС территория подсистемасының Казан звеносының хезмәткәрләре язгы ташкын аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча практик гамәлләрне эшкәрткәннәр. Укуларда Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең көчләре һәм чаралары, медиклар һәм полиция, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль төркеменең шәхси составы, Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре эшләтелгән. Шулай да яр буенда эвакуацияләнгән зыян күрүчеләрне җылытып ашатыр өчен аларга тереклек тәэмин итү шәһәрен җәйгәннәр.

2017 елның 20 апрелендә 7.45 тә 9 муниципаль районның (Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Питрәч, Әтнә, Кукмара, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Казан шәһәре) территориясендә 41 торак пунктта электр белән тәэмин итү өлешчә өзелү турында хәбәр килгән. Сүнүгә барлыгы 3 218 өйдә яши торган 15 846 кеше, шул исәптән 4 320 бала, эләккән, шулай да социаль объектлар: 27 мәктәп, 2 пар казаннары бинасы. Эшләрне үткәрүгә РСЧС территориаль подсистемасының төркеме тартылган: 168 кеше, 66 берәмлек техника.

2017 елның 20 нче апрелендә 7.45 тә, начар һава торышы нәтиҗәсе буларак, Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч муниципаль районнарының территориясендә һәм Казан шәһәренең өлешендә 10 234 кеше яши торган (шул исәптән 1 285 бала) 41 торак пунктта (12 мәктәп, 2 пар казаннары бинасы, 11 фидер, 178 транформатор подстанциясе) электр белән тәэмин итү өзелгәне турында хәбәр килгән. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә 126 кеше һәм 46 берәмлек техника эшләтелгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 30 тапкыр. Республикада  2 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International