ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген хокук куллану практикасының ачык таңлавына багышланган форум үткән. Анда эшмәкәрләрнең хокукларын саклау буенча ТР Президенты карамагындагы эшләрне тәэмин итү бүлегенең вәкаләтле баш киңәшчесе Венера Камалова, Дәүләт торак инспекциясенең башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин, иҗтимагый оешмаларның, идарә итү компанияләрнең, кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай да видео конференция режимында күзәтү һәм профилактика эшләренең территориаль бүлекләрнең башлыклары һәм муниципаль берәмлекләрнең бизнес берләшмәләренең вәкилләре катнашкан.

Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе Пасха православие бәйрәменә багышланган чараларда катнаша торган объектларның янгын иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән чараларны оештырып башкара. Республика территориясендә барлыгы 335 Рус православие чиркәвенең объекты исәпкә алынган. Бәйрәм үткәрү объектларында 103 федераль дәүләт янгын күзәтү хезмәткәренең кизү торуы планлаштырылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 43 тапкыр. Республикада  2 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 0 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International