ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

28.03.2017 ел № 196 Министрлар Кабинеты Карары белән кече көймәләрне, шулай да җилкәнле, күңел ачу, спорт көймәләрен, шул исәптән гидроциклларны, байдаркаларны, ишкәкле көймәләрне куллану тыелачак. Тыю Казансу елгасында Ленин дамбасыннан Чуйков – Гаврилов урамнары чатына кадәр түбәндәге вакытларда көчендә булачак:

Март ахырында ОФПС-1 47 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге 40 еллык юбилеен бәйрәм иткән. Тантаналы чарада бүлекнең эшли торган хезмәткәрләре, ветераннар җыелган. Алар өчен янгын сүндерү депосы буенча экскурсия оештырылган, шулай да отряд һәм ПСЧ-47 казанышлары турында фильм күрсәткәннәр. Бүген бу янгын сүндерү бүлеге 24 автомобиль һәм 63 кеше белән коралланган нәтиҗәле күчмә бүлек.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.

Бүген төнлә “Яшьлек” метро станциясендә техноген гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен локальләштерү һәм минимальләштерү буенча идарә органнары һәм Татарстан Республикасының бердәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү дәүләт системасының функциональ һәм территориаль система асларының җаваплавы” темасына идарәара комплекслы уку үтте. Уку Казанда үткәреләчәк 2017 елның Конфедерацияләр Кубогының һәм 2018 елның дөнья футбол чемпионатының иминлеген тәэмин итүгә хәзерләнү чикләрендә үткәрелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International