Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
Яз вакытында елганы, буаны, күлне боз аркылы чыгу хәтәр. Җәяүлеләр кичүен билгели торган билгеләрне игътибар белән карарга кирәк, бозда махсус җәймәләрне кулланырга кирәк. Тикшерелмәгән бозга басырга – зур хәтәр.
Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе ММЧ вәкилләре өчен җир асты саклау төзелешләрен карау буенча пресс-тур оештырган. “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” АҖ сыенуын журналистлар беренче булып караган. Бу саклау төзелеше республика территориясендә үзенә охшашлар арасында иң яхшылар санында. Бу иркен тимер-бетон “кырмыска оясында” 2 130 кеше уңайлы урнаша ала.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын.