ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең янгын сүндерүчеләре һәм күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре юл хәрәкәте инспекциясенең хезмәткәрләре белән бергә 37 нче микрорайонда торак йортларның ишегалдыларында “Янгын сүндерү машинасына юл бир” рейдын үткәргәннәр. Күп катлы йортларның ишегалларында шәхси автомобилләр белән тулган юллар мәсьәләсе һаман да чишелмәгән булып тора. Беренче үк ишегалдына килеп керүгә янгын сүндерүчеләр борылышларда кыенлыкларга очраган. Бу рейд профилактик булган, аның максаты ярдәм итәр өчен ашыгыч хезмәт машиналарның тиз килеп җитүенә комачаулаганны торучыларга күрсәтергә, чөнки мондый хәлдә һәр секунд санда.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International