ЯҢАЛЫКЛАР


15
март 2017 ел.
чәршәмбе

2017 елның 15 нче мартында 17.52 дә Казан шәһәрендә “Торговая слобода” сәүдә павильонында янгын турында хәбәр килгән. Беренче янгын сүндерү бүлеге килүгә сәүдә павильоны эче янган иде. 18.16 да 20 кв. м мәйданында яну локальләштерелгән. 18.27 дә ачык яну бетерелгән. Үлүче һәм зыян күрүче юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.

14 нче мартта “Эфир” телеканалында “Тема” программасында кече көймәләр буенча  ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов һәм “ТР ОСВОД” иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Коробицин белән туры эфир булган. Программа кунаклары алып баручы һәм караучыларның язгы сулыклар бозында һәлакәтләрне кисәтүгә һәм имин тәртип кагыйдәләренә кагыла торган сорауларына җавап биргән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования