ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

According to the results of technical examinations on all acting ice passages, inspectors of the Center of GIMS EMERCOM of Russia for the Republic of Tatarstan made a decision to close all natural roads on the Volga and Kama rivers. Warm weather adjusted the functioning process of ice passages on the territory of the Republic of Tatarstan.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Яз вакытында елганы, буаны, күлне боз буенча аркылы чыгарга хәтәр. Җәяүлеләр кичүләрен билгели торган билгеләрне игътибар белән карарга, бозда махсус түшәүләрне кулланырга кирәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе мәгълүматларынча, Татарстан Республикасының кече елгалары боздан арчылу барышы башланган. Зур сулыкларда зур җылулар һәм ерганаклар бар. Автотранспортта боз буенча йөрү катгый тыела!

Чын ир-атлар – көчле, батыр, кыю һәм игътибар, хезмәт бурычы буенча республиканың Идел арты районнарында коткаручы һәм янгын сүндерүчләр булып эшли торганнар, кешелекнең ягымлы ярымы өчен дулкынландыргыч видеоролик-тәбрикләү ясаганнар. Бу роликны ясар өчен Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең хезмәткәрләре берләшкән.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең инспекторлары бүген барлык эшли торган боз кичүләрнең техник тикшерүен үткәрә. Аларның нәтиҗәләре буенча Идел һәм Кама елгаларында табигый юлларны максатка ярашлы файдалану турында карар кабул ителәчәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларда кешеләрнең иминлеге бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов сүзләренчә кинәт җылыту, шулай да көндезге һәм төнге вакытта уңай температуралар саклану кышкы елга кичүләрнең урыннарында боз ныклыгына тәэсир итә, бозлавык барлыкка килә һәм җебегән су җыела.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан –  3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International