ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 6 нчы мартында 20.30 да Югары Ослан авылыннан 400 метр арада Идел елгасында боз астына автомобиль төшеп китү турында хәбәр килгән. КИА Спектра җиңел автомобиле билгеләнмәгән урында бозга чыккан һәм хәрәкәте буенча алдагы тәгәрмәчләре белән җылуга кереп төртелгән. Үлүче һәм зыян күрүче юк. Йөртүче качкан. Вакыйга урынына Югары Ослан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең инспекторлары чыккан.

Идел елгасында Яшел Үзән һәм Карамалы Тау торак пунктлары арасында боз кичүнең техник тикшерүе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең инспекторлары 2017 елның 6 нчы мартыннан 2,5 тоннадан артык авырлыгы булган автомобилләр өчен боз юлы буенча йөрүне чикләргә карар иткән. Чикләү 9 мартка сәгать иртәнге 9 га кадәр дәвам итәчәк, аннан соң биредәге кичү автотранспорт йөрүе өчен бөтенләй ябылачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International