Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Яңалыклар

2017
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
  • август
  • сентябрь
  • октябрь
  • ноябрь
03 март 2017 ел., җомга
  • 03.03.2017

    Татарстан гамәлчеләре Русия ГТХМ Министры Кубогына Бөтенрусия ярышларының көмеш приз алучылары булган

    Русия ГТХМ Министры Кубогына Бөтенрусия ярышлары һәм Гамәли янгын сүндерү спорт буенча ВДПО Кубогына Русия беренчелеге Рязань өлкәсе буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең янгын сүндерү һәм коткару спортының кышкы манежында үткән. Гомуми төркем нәтиҗә буенча беренче урынны Мәскәү өлкәсе спортчылары алган. Татарстан гамәлчеләре хөрмәт пьедесталының икенче баскычына менгән һәм Хант-Манси автономияле округының төркеме өченче нәтиҗә күрсәткән.
  • 03.03.2017

    Әлмәт янгын сүндерүчеләре юл-транспорт һәлакәтен бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрүдә иң яхшы булып чыккан

    Алексеевск районы, Алексеевское ш. т. п. үзәк мәйданында “2017 елда автомобиль транспортта гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы төркеме” исеменә республика ярышларының ахыргы этабы үткән. Ярышларда республика бүлекләренең 11 иң яхшы төркеме катнашкан. Тантаналы ачылуны ярышларның төп хәкиме - Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Янгын сүндерүен оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсенең башлыгы эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев үткәргән.
  • 03.03.2017

    Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

    Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования