Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы иреклеләре янгынны сүндерделәр

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Чираттагы янгын Яшел Үзән муниципаль районының Кече Ачасыр авылында булды. 
Янгынга беренче булып Олы Ачасыр ирекле янгын сүндерүчеләр килде. Иреклеләрнең автоцистернасы вакыйга урынында берничә минуттан соң була. Тиз һәм грамоталы гамәлләр нәтиҗәсендә ирекле ярдәмчеләр утлы стихия таралуны туктатты. Ул вакытка Яшел Үзән янгын -коткару гарнизонының төп бүлекчәләре дә ярдәмгә килде. Нурлат 154 янгын-коткару часте көчләре белән тиздән янгынны локальләштерделәр һәм аның нәтиҗәләрен бетерделәр.
 
 
Резеда Йосыпова, Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International