Яшел Үзәндә янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә профилактик рейдлар үткәрәләр.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

 

Кеше үлеменә бәйле чираттагы янгын очрагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан өстәмә профилактик рейдлар үткәрү өчен сәбәп булды.

 Комаров урамы, 24нче йорт подъездларында яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрелде, белешмәлекләр тапшырылды, ут белән эш итүдә сак булырга, уяу булырга һәм подвалга чит кешеләр үтеп кергән очракта кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәклеген искә төшерделәр.

Моннан тыш, Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары, тикшерүче Торак компаниясе вәкилләре белән берлектә, күпфатирлы йортның подвалларын карап чыктылар, җаваплы затларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында искәрттеләр.

 

Резедә Йосыпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International