Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

16-нче гыйнвар вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 4 янгын, башка объектлар - 1 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

ИЯХ бүлекләре эше 1 тапкыр җәлеп ителде.

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. Профилактика эшләренә - 16 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Көндезге һәм төнге температура тирбәлгән чорда бозга чыгу бик куркыныч. Әмма күп кенә кешеләр саклык чараларын санга сукмый һәм уалучан бозга чыга, шуның белән гомерләрен куркыныч астына куя.

Моны белүэ бик мөһим:

Төче суда калынлыгы кимендә 10 см. булган боз кеше өчен куркынычсыз санала.

Елга тамагында һәм елгаларда боз ныклыгы кими. Боз тиз агыла торган, агынты сулар ага торган урыннарда, шулай ук агач, куаклар һәм камыш яннарындагы су үсемлекләре үсә торган районнарда юка.

Һава температурасы 0 градустан югары торса, бозның ныклыгы 25 % ка кими. Бозның ныклыгын визуаль рәвештә билгеләргә була: зәңгәр төстәге боз – нык, акның ныклыгы 2 тапкыр кимрәк, соры, мат-ак яки сары төсмерле боз ышанычлы түгел.

Салкын суга боз астына төшеп китсәгез, нишләргә:

Паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, туры сулагыз.

Кулларыгызны читкә борыгыз һәм тәнегезне агым юнәлеше буенча горизонталь хәлгә биреп, боз кырыена ябышырга тырышыгыз. Сак кына боз кырыена күкрәк белән басып, бер, ә аннары бозга башка аякларны да куярга тырышыгыз. Боз катышса, әкрен генә килгән юл белән ярга таба менегез. Каян килдегез - шунда боз ныклыгы сыналган инде.

Сезнең ярдәм кирәк чакта:

Теләсә кайсы озын таяк, такта, колга яки бау табыгыз. Шарфларны, каеш яки кием-салымны бергә бәйләргә була. Шул ук вакытта аякларны киң куеп, коткару чараларын алга этеп барып, әрнүшкә таба сак хәрәкәт итәргә кирәк.

Суда булган кешедән берничә метрда тукталыгыз, аңа бау, кием очын ташлагыз, таяк яки колга бирегез. Зыян күрүчене бозга сак чыгарыгыз һәм шуышып бергә куркыныч зона табыгыз. Шул урыннан чыгыгыз.

Зыян күрүчене җылы урынга илтегез. Аңа ярдәм күрсәтегез: юеш киемен салдырыгыз, спиртта яки аракыда манылган суконка яки кул белән тәнен ышкыгыз (тире кызарганчы), кайнар чәй бирегез. Бер кайчан да зыян күрүчегә алкоголь эчемлекләр бирмәгез – мондый очракларда бу үлемгә китерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International