Юбилей елында Яшел Үзән янгынчылары «Вифлеем йолдызы яктысы» фестивалендә катнаштылар

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәндә "Вифлеем йолдызы уты" фестивале инде 21 нче тапкыр уза. Быел бәйрәм чарасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан булды. Мөселман җәмгыятен Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин тәкъдим итте. Концерт «1945 нче ел Раштуасы» видеопрологы һәм Кыңгырау чыңы белән ачылды. Җыелучылар Изге Патриарх Кириллның Раштуа бәйрәме белән видеотәбрикләвен һәм Рус Православие Чиркәвенең Бөек Җиңү турында әңгәмә фрагментын карадылар. Шулай ук экраннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, дөньяның төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм Сицилия, Вифлеем, Аргентинадан килгән Татарстан хаҗилары Раштуа бәйрәме белән котлау сүзләре яңгырады.

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре үз чыгышларын агымдагы елның юбилей даталарына: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, Россия ГТХМ 30 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышладылар. Раштуа фестивале «Каданс» вокаль ансамбле һәм җыелма хор башкаруында «Радуйся!» җыры белән тәмамланды.

 

 Резеда Йосыпова, Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International