Чираттагы планлы рейд Яшел Үзән районында узды. Планда – күп кенә балык тоту өчен гомерен куркыныч астына куярга әзер балыкчылар.
Бүген Васильево һәм Октябрьский СКҖ, полиция, җәмәгать тәртибен саклау пунктлары хезмәткәрләре һәм җирле хакимият вәкилләре 7 сантиметр калынлыкта бозга чыккан гражданнарны ачыклау буенча рейдка чыктылар.
Октябрьский поселогында сулыкларда кешеләр күп. Азартлы боз асты балык тотуын яратучылар юка бозда, эре тотымны көтеп утыралар. Аларга үлем куркыныч түгел.
- Көзге боз шанс бирми. Калынлыгы 7 сантиметрдан ким, ул кешене «йотарга» һәм исән калырмаска да мөмкин. Безнең максат-куркыту түгел, ә кисәтү, - ди Яшел Үзән районы СКҖ хезмәткәре Владислав Киселев.
Рейд барышында барлыгы 91 кеше катнашкан, 91 белешмәлек таратылган, 62 профилактик әңгәмә үткәрелгән һәм 3 беркетмә төзелгән.