Ата-аналарга янгын куркынычсызлыгы турында

15 ноябрь 2019 ел., җомга

Бүген Аксубай районының «Колобок» балалар бакчасында Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге инспекторы Таһир Шәйхетдинов кунакта булды. Тик менә профилактик дәресне Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторы балалар белән түгел, ә аларның әти-әниләре белән үткәрде.

Балалар шырпы һәм зажигалка нәрсә икәнен белергә тиеш, чөнки сездән булмаса, мәктәптә яки урамда алар барыбер бу хакта беләчәк. Ә әти - әниләрнең бурычы-ут белән эш иткәндә саклык чаралары турында сөйләү. - Сез үз үрнәгегездә ут чыганакларына дөрес мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш, - ди Таһир Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования